Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

СВОда катнашучылар өчен яңалык бар

Алар елына бер тапкыр шифаханәгә бушлай юллама белән тәэмин ителәчәк.

  Махсус хәрби операциядә катнашучылар елына бер тапкыр санаторий-курортта бушлай дәвалануга исәп тота алачак. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге искәртә. Гаризаны Социаль фонд бүлегенең клиентлар хезмәтләрендә һәм Кү функцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин. Гариза буенча тиешле карар 2 эш көне эчендә кабул ителәчәк. Санаторий-курорт ялы 3 атнага кадәр сузылачак.

  Моннан тыш Социаль фонд реабилитация чорында (25 көнгә кадәр дәвам итә) хәрбиләргә персональ ярдәм күрсәтә. Инде килеп, махсус хәрби операция ветераннарына реабилитация үзәгенә барып кайту чыгымнары компенсацияләнә.

  СВО ветераннары, беренче группа инвалидлык билгеләнгән очракта, үзләре белән озатып йөрүчене алырга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162960/
© Ватаным Татарстан

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/shallow-focus-shot-young-soldier-holding-bible-field_13382114.htm#fromView=search&page=1&position=42&uuid=ef00cbc7-0b46-4c84-af47-3fc9eb7f9210&query=военные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев