Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфатлы белем бирү дәрәҗәсен яхшырту, һөнәри юнәлеш бирү –мәгариф хезмәткәрләренең уртак бурычы

Районда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды.

  (23 август, “Апастово-информ”).


  Киңәшмәдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, мәгариф бүлеге методистлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.
  Киңәшмә “Һөнәри юнәлеш бирү һәм укучыларның үзбилгеләнүе: заман таләпләре” темасына багышланды. Укучыларның үзбилгеләнүе һәм һөнәри юнәлеш бирү мәьәләсе мәдәният йорты фойесында урын алган күргәзмәләрдә дә чагылыш тапты. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары төрле һөнәрләр турында белемнәрен күрсәттеләр, яраткан шөгыльләре белән таныштырып, үзләренең хезмәт җимешләрен - кул эшләрен дә тәкъдим иттеләр.
  Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева үзенең чыгышында укытучылар һәм тәрбиячеләр алдында сыйфатлы, нәтиҗәле белем бирүне оештыру бурычы торуын билгеләп узды. 2023-2024нче елгы уку нәтиҗәләре белән таныштырып, җитешсезлекләр өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук районның мәгариф системасы һәрьяклап үсештә булуын, мәгариф хезмәткәрләренең күп кенә республика һәм ил күләмендә узган конкурсларда җиңүләргә ирешүләрен, Грантларга ия булулары хакында горурланып сөйләде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык мәгариф хезмәткәрләренә олы хөрмәтен белдереп, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде.
“Без балаларга яхшы шартлар, мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Бу юнәлештә ил һәм республика җитәкчелегенең дә ярдәмен тоябыз. Барыгызны да Яңа уку елы белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык, тынычлык, иминлек телим, бергә-бергә яшәргә язсын”, – диде район башлыгы.
  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина Апас районында балалар бакчарында, мәктәпләредә һөнәри белем бирү оешкан төстә алып барылуын билгеләп узды.
  “Күргәзмәләрне сокланып күзәттем. Аларны күреп, бик шатландым, кызыксынып карадым. Һәр мәктәп үзенең проектын тәкъдим итте. Алар үзенчәлекле һәм бер-берсен кабатламыйлар. Һәр ирешелгән нәтиҗә – олы хезмәт,” – дип белдерде Энҗе Гыйззәтуллина.
  Киңәшмәдә мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе дә ассызыкланды. Апас мәктәбенең ата-аналар комитеты әгъзасы Гөлнара Садыйкова ата-аналар комитеты эшчәнлеге белән якыннан таныштырып, төрле район һәм республика бәйгеләрендә катнашып, уңышларга ирешүе хакында горурланып сөйләде. “Алдынгылар хәрәкәтенең” район кураторы Гөлназ Хантимирова нәтиҗәләр белән таныштырып, алда торган максатлар белән уртаклашты.
Сәхнә түренә бер-бер артлы хезмәттә аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр, җитәкчеләр чакырылды. Аларга Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең, мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, иң матур, иң җылы сүзләр юлланды.
  Киңәшмәдә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән остазларны тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар. Шулай ук тәүге тапкыр хезмәт юлына аяк баскан яшь белгечләрне дә алкышлар белән каршы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев