Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сынауларга бирешмәгән сөйкемле акъәби

Болынбалыкчы авылында гомер итүче Мөслимә әби Нәбиуллина 90 яшьлек юбилеен каршы алды.

(15 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Яшьлегендә җиң сызганып хезмәт итеп, илгә-көнгә лаеклы балалар үстереп, тәртипле тормыш иткән әби-бабайларның картлыгы да искиткеч хәсиятле, хөрмәтле була.
Болынбалыкчы авылында яшәүче Мөслимә әби дә шундый үрнәк алырлык өлкәннәрнең берсе. Тормыш юлында бик күп кыенлыклар белән күзгә-күз очрашса да, сынатмаган, бирешмәгән ул, язмышның кырыс җилләренә каршы торып көчле рухлы булып кала алган. Гомерен үрнәк гаиләсе, тырыш хезмәте белән бизәгән.
“Әнием үлгәндә ике яшем дә тулмаган иде. Икенче әнидән беренче сыйныфта калдым. Анысы да вафат булды. Өченчесе белән гомер иттем. Тормышка чыккач каенанамны да үз әнием кебек якын күрдем. Бик тыныч, матур яшәдек”, - дип искә ала ятимлек белән берничә мәртәбә күзгә-күз очрашкан Мөслимә әби.
Мөслимә әби гомере буе колхоз эшендә булган. Фермада сыер да сауган, атлар да караган. Биябашы, Молотов, Тәтеш урманнарын турау эшләрендә катнашкан. Хәтта Пермь урманына кадәр барып җиткән.
Тормыш иптәше белән үзләре кебек акыллы, мәрхәмәтле, инсафлы 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 4се исән-сау. Аларның һәммәсе инде үзләре өлкән яшьтә, шуңа карамастан, янына кайтып, хәлен белешеп торалар, әбине игътибардан калдырмыйлар. Мөслимә әбинең шулай ук 5 оныгы, 5 оныкчыгы да бар. Олы кызы Мәдинә апа иптәше белән биш ел элек, Түбән Кама шәһәреннән барлык корган тормышын ташлап, әнисен карау өчен авылга кайткан. Бүген әби җылы, якты өйдә кызының һәм киявенен тәрбиясен күреп матур гомер кичерә.
“Әниебез яшь чагында авырлыкларны күп күргән. Шулай да ул бик сабыр, тырыш булган. Аны бәхетле картлыкта яшәтәсе килү теләге белән кайттык”, - ди олы кызы Мәдинә апа әнисен гомер бәйрәме белән тәбрик итеп.
Мөслимә әби Нәбиуллинага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан зур хөрмәт күрсәтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Рәсәй Президентының Котлавын, район башлыгының тәбрикләвен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Марат Фаттрахманов, “Агроактив” хуҗалыгы идарәчесе Фәргать Сибгатуллин акъәбигә истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев