Табар Черкене мәктәбендә “Татарстанны беләм” чарасы узды
Район башлыгы Айрат Җиһаншин укучылар белән очрашып Татарстан казанышлары белән таныштырды.
(3 нче июнь, “Апастово-информ”).
Табар Черкене мәктәбендә 1 июньнән мәктәп яны лагеры эшли башлаган. Биредә 20 бала ял, 20 бала хезмәт лагерында каникул көннәрен файдалы үткәрәләр.
Бүген укучылар район башлыгы белән очрашып, кызыклы да, файдалы да мәгълүмат тупладылар. “Белем” Россия җәмгыяте тарафыннан оештырылган лекциядә район башлыгы Татарстанның фән, технологияләр һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге казанышлары, тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштырды. Шулай ук районда барган эшләргә дә тукталды. Укучылар игътибар белән тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
“Мәктәбебез өчен тагын бер тарихи бит ачылды. Район башлыгы Татарстанның казанышлары, дөнья базарында нинди урын тотуы турында таныштырды. Бик тә кызыклы, мавыктыргыч очрашу булды. Укучылар сорауларын бирделәр. Айрат Габдулхакович һәр сорауга җентекләп аңлатып җавап бирде”, - диде Лидия Щербакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев