Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиблар яман шештән арындыру буенча уникаль операция ясарга өйрәнгәннәр

Элек Татарстан табиблары бу операцияне бары тик ярып алып ясый торган булганнар. Хәзер алар бу шешне өч җирдән тишеп кенә алганнар.

(24 ноябрь, “Апастово-информ“).


Әлеге үзенчәлекле операцияне ясау серләренә РКБ табиблары төшенгән. Бу хакта РКБ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
57 яшьлек хатын-кыз үзенең диагнозы турында башлангыч стадиядә, планлы тикшерү үткәндә белеп алган. Табиблар шешне МРТ буенча күргәннәр.
Мондый катлаулы операцияне, гадәттә, ярып ясыйлар. Пациент бу операциядән соң авыр һәм озак тернәкләнә.
Моңардан тыш, әлеге хатын-кызның сәламәтлегендә башка җитешсезлекләр дә булган. Бу операцияне тагы да катлауландырган.
Операция сигез сәгать барган. Алдан мондый катлаулы операцияләрне Россиядә бары тик Мәскәүдә генә ясасалар, хәзер менә Казан онкологлары да операцияне уңышлы башкарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев