Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табибларга һәм шәфкать туташларына 3 меңнән артык волонтер- медик булыша

Медикларга булышыр өчен, волонтерлар хәрәкәтенә теләгән һәр кеше кушыла ала.

(28 октябрь, “Апастово-информ”). 


Татарстанда табибларга һәм шәфкать туташларына 3260 волонтер-медик булыша. Бу хакта “Волонтер-медиклар” хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Анна Макарова сөйләде. 
“Казан Дәүләт медицина университеты, медицина колледжлары студентлары, Казан дәүләт медицина академиясе ординаторлары һәм медицина отрядлары укучылары бу игелекле эштә катнаша”, - дип билгеләп үтте ул. 
Волонтерлар авыруларның температураларын үлчәгәндә, кабул итү, диагностика бүлекләрендә, реанимацияләрдә ярдәм күрсәтәләр. 
Анна Макарова билгеләп үткәнчә, эш җиңелләрдән түгел. Махсус саклану костюмнарын кияргә, битлекләр, махсус бияләйләр киеп эшләргә туры килә. 
Волонтерлык хәрәкәтенә медиклар гына түгел, теләгән һәр кеше кушыла ала. Моның өчен волонтерымедики.рф сайтында теркәлеп, “ВКонтакте”дагы хәрәкәт төркеменә язылырга кирәк. Анда кирәкле барлык мәгълүматлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев