Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табибларыбыз саклану чараларын тиешенчә үтиләр

Сорауларга район баш табибы урынбасары Талия Сафиуллина җавап бирә

(Ришат Җамалиев, “Апастово-информ“ ).



“Ходай сакласын, районда пандемия, күпләп йогышлы авырулар ачыкланса, район сәламәтлек саклау өлкәсендә әзерлек нинди?

“Борчылырга урын һәм сәбәп юк. Стационарда җитәрлек күләмдә резерв койка-урыннар булдырылды. Ясалма сулыш алу аппаратлары (ИВЛ), кирәкле барлык препаратлар, дарулар запасы тулыландырылды. “Ашыгыч ярдәм“ станциясендәге барлык махсус техника да сафта һәм алар көчәйтелгән әзерлек эш режимына күчерелде. Хастаханә-поликлиникада һаваны чистарту-стерилазацияләү өчен махсус кварц лампалар һәм башка аппаратлар да бар һәм алар тәүлек буе кулланыла. Барлык кирәкле җиһазлар, бер тапкыр кулланылучы әсбаплар, дару препаратларына, битлекләр, махсус саклану чараларына, үзебезнең лаборатория ихтыяҗларына кирәкле реактивларга Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына көндәлек бирелүче заявка-заказлар вакытында үтәлә. Хастаханә-поликлиника территориясендә һәм участок амбулаторияләре, авыл фельдшерлык акушерлык пунктларында билгеләнгән вакыт саен идән-диварлар, ишекләр, коридорлар даими дезинфекцияләнә.“

“Табибларга әлбәттә инде үзләренә дә саулык-сәламәтлек телибез, алар йогышлы авырулардан тиешенчә сакланганмы?“

“Табиблар һәм гомумән барлык хезмәткәрләребез дә махсус битлек киеп эшли һәм билгеле вакыт саен санитар-гигиена таләпләре буенча кисәтү, саклану-зарарсызландыру чаралары үтә. Хастаханә-поликлиникага кергәндә һәр пациентның тән температурасы контактсыз ысул: тепловизор-градусниклар белән тикшерелә. Йогышлы авырулардан саклану махсус комплектлары (комбинезон-халатлар, аяк-баш киемнәре, битлекләр, күзлекләр һәм башка кисәтү чаралары җитәрлек күләмдә. Эш вакытында кулланылган саклану чаралары тиешенчә үтильләштерелә һәм бу комплектлар запасы даими тулыландырыла. Табиб-шәфкать туташларыбызның сәламәтлегенә кагылышлы барлык процедуралар да вакытында үтәлә һәм моңа контроль бик көчле.“

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев