Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигать кочагы чиста булсын!

“Чиста яр буе“ акциясе кысаларында, Апасның Плотина елгасы яр буйлары тәртипкә китерелде, чүп-чардан чистартылды.

(9 июль, Ландыш Гайнуллина. “Апастово-информ“).


Күмәк эштә район мәдәният йорты, мәгариф бүлеге, китапханә, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм башка күп кенә оешмалар катнашты.
“Без әлеге акциягә бик теләп кушылдык. Апасыбызның яме булып торган Плотина буе матурлана, заманчалаштырыла. Боларның барысы да үзебез өчен. Шуңа да без табигать кочагын чиста-пөхтә тотарга тиеш“, - диде өмәдә катнашучы район мәдәният хезмәткәре Айрат Гайнетдинов.
Апас шәһәр тибындагы поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов “Чиста яр буе“ акциясенең район инициативасы белән оештырылуын һәм бик мөһим эш булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев