Танылган диктор Николай Игнашов вафат булган
Актер, “Татарстан” радиосында озак еллар буе диктор булып эшләгән Николай Игнашов вафат булган.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә дикторның кызы Яна Протасова хәбәр иткән.
“Кызганыч, бу – дөрес хәбәр. Әтием 17 июль көнне кинәт кенә вафат булды, 20 июльдә Киндери зиратында апам белән җирләдек. Әтигә 64 яшь иде”, - диде ул.
Танылган дикторның тавышын хәзерге вакытта Казандагы җәмәгать транспортында, радиода, аудиоязмаларда ишетергә мөмкин, дип яза “Татар-информ”.
Чыганак: Татар-информ
Фото: “Татар-информ”нан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев