Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТАССРга – 100 ел

ТАССР тарихы 1920 елның 27 маеннан башлана. Шул көнне Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты белән РСФСРның Халык комиссарлары советы декреты чыга. Һәм шул ук елның 25 июнендә республика оештырылып, тәүге конституциясе проекты кабул ителә. Советлар Союзы таркалып, үзгәртеп кору чоры башлангач, 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында деклация кабул итә. Бүгенге Татарстанның яңа тарихы исә шул көннән башлана. 100 ел эчендә катлаулы юл үтелгән. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан зур уңышларга иреште. Республикабыз белән горурланып, киләсе көнгә өмет белән яшибез. Киләчәктә дә күңелләребез тыныч, ил-көнебез имин, гаиләләребез нык булсын! Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы.

(27 май, “Апастово-информ“).

Апаста ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан онлайн концерт уза.

Апасның Яр буенда – матур табигать кочагында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан онлайн концерт оештырыла.


Әлеге чарада районның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр катнаша. Җырлар котлаулар белән үрелеп барачак. Башлана – 10.00 сәгатьтә. Телефоннарыгызны карарга онытмагыз. (0+).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев