Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Черкене авылында яшәүче Дания Гайнуллинага авыл тормышы бик тә якын

Юныс һәм Дания Гайнуллиналарның йорты ерактан ук үзенә игътибарны җәлеп итә.

 

(17 сентябрь, “Апастово-информ”).


Гаилә Дания апаның дәү әнисе нигезенә Казаннан кайтып урнашкан.
“Шушы авылда тудым, шунда үстем, хезмәткә өйрәндем. Казанда гомер буе балалар арасында эшләдем. Яшь буынны да тереклек белән аңлашырга, табигатькә сакчыл карашта булырга өйрәттем. Тормыш иптәшем Юныс йортны үз куллары белән салып чыкты. Ул матур итеп төзегәч, минем дә чәчәкләр белән бизәп куясым килде. Матурлыкны күреп сөенәм, чәчәкләр белән сөйләшеп йөрим. 2 розам чәчәк атмый иде. Ничек инде үсмисең, мин бит сезне карыйм, – дим. Алар чәчәк ата башлагач күңелем тагын да үсеп китә”, – ди Дания апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев