Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Пучинкәсе авылында яшәүче Айдар Гайфуллин агач эшләренә оста

Татар Пучинкәсе авылында яшәүче Айдар Гайфуллин агач эшләре белән мавыгып, эшеннән ләззәт алып, тәм табып яши.


(26 январь, “Апастово-информ“).


Өй янәшәсендә генә урын алган остаханәдән балта, пычкы, станок тавышлары тынып тормый. Биредә утның төнге сәгать 12дә генә сүнгән көннәре дә бар.
“Агач эшенә әти үрнәгендә кечкенәдән тартылдым. Хезмәт укытучым Мансур абый Хөснетдинов та миңа этәргеч бирде. Остаханә янәшәдә генә. Көннең теләсә-кайсы вакытында чыгып эшлим. Иртәнге сәгать 7дә чыгып, кичке сәгать 10га, 12гә кадәр эшләгән чаклар да бар. Бер эшли башласаң аерылып булмый“, – ди үзе.

Айдар абый агач кыру җиһазын 1988 елда үз куллары белән ясаган. Ул бүген дә оста куллы хуҗасының эштә төп ярдәмчесе булып тора. Өстәл, ишек, гөл кую җайланмалары, уклау, тукмак, куна тактасы һәм башка бик күп тормыш-көнкүреш өчен кирәкле, хатын-кыз кулы астында булырга тиешле әйберләр ясау көндәлек шөгыльгә әверелгән.



Оста кулында корал биеп кенә тора. Агач кисәкләре күз алдында матур җиһазга әверелә. Шулай да Айдар абыйның ошатмыйча яңадан ясаган чаклары да бар икән. Күңеленә ятмаган әйберне кешегә бирергә дә, бүләк итәргә дә теләми.

Куна такталары, уклау, тукмаклар ясауның читтән карап торганда гына бер авырлыгы да юк кебек. Ясый башласаң, шактый вакытны ала икән.



“Юк кына, кечкенә генә әйбер кебек үзләре. Мисал өчен, бер уклауны ясау өчен 45 минут вакыт кирәк. Аның үз үзенчәлекләре бар. Уклауны нарат яки чыршы агачыннан эшләү яхшы. Юкә камырны ябыштыра. Агачның ботаклары, чаерлары булмаска тиеш. Бәрәңге тукмагын юкәдән ясарга тырышам. Каен агачыннан авыр ис чыга, ул ризыкка тарала“, – дип серләре белән дә уртаклаша оста. #яшәавылымминем 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #яшәавылымминем