Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан белән чикләрне билгеләгәннән соң Башкортстан мәйданын киңәйткән

Башкортстан белән Татарстан арасында чик расланган, документ Башкортстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Чикләрне билгеләү буенча республикалар арасында каршылыклар юк, диде Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтай спикеры Константин Толкачев. Аның сүзләренчә, чикне билгеләү процессы «шактый катлаулы» булган, 1986-1996 еллардагы картографик материалларны кулланырга туры килгән.

«Төгәлләштерү нәтиҗәсендә Башкортстанның бер генә торак пункты да, бер генә муниципаль берәмлеге дә үлчәме буенча кимемәде. Безнең республиканың чикләре бераз киңәйде дә», - дип китерә Толкачев сүзләрен «Интерфакс».

Башкортстан белән Татарстан арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 498,8 км тәшкил итә.Ул урман, сулыклар һәм авыл хуҗалыгы җирләре буйлап уза.

Бүгенге көндә Башкортстан Россиянең күршесендәге алты субъекттан бишесе: Пермь крае, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Татарстан һәм Удмуртия Республикасы белән чикләрне раслады инде, хәзер Росреестр Оренбург өлкәсе белән тиешле килешүне карый, дип яза «Татар-информ».

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/baskortstan-tatarstan-belan-cikne-bilgelagannan-son-uz-maidanyn-kinaitte-5856900

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев