Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан эшмәкәрләрен экспорт эшчәнлегенә бушлай өйрәтәләр

Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды “Россия экспорт үзәге” мәктәбе программасы буенча укытуга кече һәм урта эшмәкәрләрне туплый.

(27 октябрь, “Апастово-информ”).


Кече һәм урта эшмәкәрләрне экспортка товар сатырга теләгәндә, моны эшләү юлларына өйрәтәләр.
Курслар торып укуга көйләнгән. Анда 11 семинар каралган.
Өйрәтү курсы 3нче ноябрьдә 9 сәгать 30 минутта, төп экспорт эшчәнлеге буенча семинар рәвешендә башлана. Тыңлаучылар базар үзенчәлекләрен, кайда, нәрсә сатып булачагын өйрәнәләр. Беренче чит ил сатып алучыларын табу юлларын аңлашалар.
Халыкара сөйләшүләр алып бару, килешүләр төзү, таможня документларын тутыру һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча курсларда белем күтәреп була.
Укыту бушлай. Адресы: Казан, Петербург урамы, 28нче “Эшмәкәрләр йорты”. Семинарда катнашу өчен теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүмат 8-917-888-28-82 телефоны буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев