Татарстан илкүләм проект буенча 5 мең га мәйданда биш мелиорация проекты гамәлгә ашырган
Татарстанда «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының «Аграр сәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проекты буенча 5398 га мәйданда биш зур проект гамәлгә ашырылган.
Илкүләм проект кысаларында башкарылган:
- Чистай районының «Чистопольская» агрофирмасы ҖЧҖ өчен сугару системасы төзелеше – 2,033 мең га сугарыла (2022 ел);
- Кукмара районының «Рассвет агрофирмасы» АХҖК киптерү системалары реконструкциясе – 1,145 га сазлыклы участокларны киптерү (2021, 2024 еллар);
- Әлмәт районында «Ярыш» ҖЧҖ җирләрендә культуртехник эшләр – 1,79 га (2023 ел);
-Арча районының Шекә авылы янында «Северный» АХП ҖЧҖ карамагындагы сугарыла торган участокка капиталь ремонт – 583 га сугару (2021 ел);
- Мөслим районы Уразмәт авылы янында «Август-Мөслим» ҖЧҖ өчен сугарыла торган участок төзелеше – 558 га сугару (2023-2024 еллар).
Татарстанның аграр сәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 2024 елның октябрь азагына 354,3 млн долларны тәшкил иткән. Чагыштыру өчен – үткән ел бүгенге бәяләр белән әлеге күрсәткеч 457,6 млн доллар күләмендә булган.
Аграр сәнәгать комплексы продукциясен тышкы икътисади эшчәнлекнең 258 катнашучысы 52 илгә экспортлый.
2024 елның октябрь азагына май продукциясе – 250,6 млн доллар, ит һәм сөт продукциясе – 16,9 млн доллар, азык-төлек һәм эшкәртү продукциясе – 32,9 млн доллар, аграр сәнәгать комплексының башка продукциясе – 42,8 млн доллар һәм бөртеклеләр 10,9 млн доллар суммага экспортланган.
2024 елга планлаштырылган экспорт күләме 100 процентка үтәлер дип көтелә. Татарстан аграр сәнәгать комплексы предприятиеләренең гамәлдәге экспорт контрактлары, логистика челтәре һәм валюта курсы тотрыклы сакланган шартларда моңа ирешергә берни комачауламый.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар башланачагы турында игълан итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев