Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан көллиятләре һәм техникумнары Казан ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр

Һәр муниципаль район мәгариф учреждениеләре белән берлектә, үзләренең сәүдә мәйданчыкларын оештырачаклар.

(23 сентябрь, “Апастово-информ”). 


Казанда 26нчы сентябрьдә, Татарстанның мәгариф учреждениеләре катнашында, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгате продуктларын сату ярминкәләре узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм Фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 
“Элеккеге еллардагыча, һәр муниципаль район көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән берлектә үз мәйданчыкларын тәкъдим итәчәкләр”, - дип әйтелә хәбәрдә. 
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәяләрдән пешкән икмәк продуктлары, консерваланган җиләк-җимеш, яшелчә продукцияләре, бал, сөт продуктлары, бөртеклеләр, йомырка, агачтан һәм металлдан ясалган җиһазлар, теккән әйберләр һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк. 
Бу чара барышында ярминкәдә тезелгән мәйданчыкларга төрле номинацияләр буенча конкурс та үткәреләчәк.
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев