Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында коронавирусның 19 очрагы теркәлде

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе мәгълүматлары буенча, мәгариф учреждениеләрендә мондый очраклар санаулы гына.

(25 сентябрь, “Апастово-информ”). 
Яңа уку елы башлангач, Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда коронавирус инфекциясе йоктырган 19 кеше теркәлде. 
“19 очракның 14е укытучылар арасында, дүртесе студент һәм бер укучы”, - дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. 
13 очрак буенча мәсьәлә инде актуаль түгел. Калган 6 кеше медицина күзәтүе астында. Алар белән контактта булучылар тикшерелеп тора. Дүрт укытучы, бер укучы һәм бер студент әле игътибар үзәгендә. 
Республиканың баш санитар табибы билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләрендәге сирәк һәм санаулы гына булган очраклар әллә ни куркыныч тудырмый. Әгәр инде күмәкләп авырулар ачыклана башласа - менә шунысы борчылу уятырга мөмкин. 
“Уку елы башланганнан соң, белем бирү учреждениеләрендә күмәкләп коронавирус таралу очрагы юк”, - диде ведомство җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев