Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан прокуратурасы: кулында хәрәкәт итергә справкасы ялган булган очракта, кешегә җәза каралган

Күзәтү идарәсе билгеләп үткәнчә, шулай ук ялган справка ясаган өчен һәм тыюларны бозган өчен штрафлар яки оешманың эшчәнлеген туктату каралган.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”, Полина Шевчук). Ялган справка белән күчеп йөрүчегә җәза каралган. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына Республикабыз прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Үзизоляция чорында медицина һәм даруханә оешмалары, халыкны азык-төлек, беренчел кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итүче, гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләүче компаниялар эшчәнлекләрен туктатмыйлар. Шулай ук кичектереп булмаучы ремонт эшләрен башкаручы фирмалар да эшчәнлекләрен дәвам итергә мөмкиннәр.
Моңардан тыш, җитештерүче оешмалар һәм массакүләм матбугат чаралары кыскартылган состав белән эшләрен дәвам итәләр. Әлеге оешмаларның хезмәткәрләре үзләре белән Республикабыз Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча справкалар йөртергә тиеш.
“Җитәкчелек биргән справка төп вазифага туры килмәгән хәрәкәткә, ягъни, Республикабыз буенча башка максатларда хәрәкәт итергә хокук бирми. Моңа аеруча игътибар итегез”, - дип билгеләп үттеләр прокуратурада.
Күзәтү идарәсе билгеләп үткәнчә, ялган справка һәм чикләүләрне бозган өчен штрафлар яки оешманың эшчәнлеген туктату каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев