Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: “Апас төпле, ныклы, киләчәккә өмет белән яши”
Районга эш сәфәре белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов килде.
(2 август, “Апас-информ”).
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм ТР Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән берлектә райондагы соңгы яңалыклар, үзгәрешләр, яңа сафка баскан биналар эшчәнлеге һәм урып-җыю эшләре барышы белән танышты. “Апас-Мол” агрофирмасының Горбунов берләшмәсе кырларында икмәк язмышы өчен көрәшүче комбайнчылар белән очрашты. Озак еллар авыл хуҗлагы өлкәсендә хезмәт иткән җитәкче буларак, урып-җыю эшләренең мөһимлеген ассызыклап узды. Көнне төнгә ялгап, армый-талмый хезмәт итүче кыр хезмәтчәннәренә уңышлар теләде. Нәтиҗәле эшләүче комбайнчылар район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булды.Республика кунаклары районның җитештерү өлкәсендәге яңалыклар белән дә кызыксындылар. Алар Каратундагы сөт-май комбинатында булып, сөт продуктларын җитештерү үзенчәлекләре белән таныштылар.
Соңгы елларда заманча төсмер алган модель китапханә дә кунакларда җылы тәэсирләр калдырды. Марат Әхмәтов китапханәгә халыкны күбрәк җәлеп итү максатыннан төрле кызыклы чаралар үткәрергә кирәклегенә басым ясады һәм үзенең киңәшләрен әйтте.
Апас үзәгендә яңа сафка баскан «Рухият» тәрбия һәм “Хәҗәр” рухи-әхлакый үзәге эшчәнлегенә Марат Әхмәтов аеруча соклануын белдерде.
“Апас төпле, ныклы, киләчәккә өмет белән яши. Биредә “Ура, авылга” проектының да уңышлы гамәлгә ашырылган. Игенчеләр белән дә очрашып, аларның мул уңыш үстерүләрен, тырышып эшләүләрен күрдек. Терлекчелек, сөтчелек өлкәсендә нәтиҗәле эшләүче Таһир Ибраһимовның хуҗалыгын карап чыктык. Сөт эшкәртү комбинаты эшчәнлеге белән дә якыннан таныштык. Әлеге сөт продуктлары җитештерү комбинаты киләчәктә район бюджетын һәм халкын керемле итүгә зур өлеш кертәчәк дип уйлыйм. Район үзгендә “Ярдәм” Фонды белән берлектә ачылган дини-тәрбия үзәге дә бик мөһим проект. Әлеге үзәк үзебезнең дөрес тәрбиябезне кайтару юнәлешендә игелекле хезмәт итәчәк”, - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев