Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов: “Апастан бик канәгать булып китәм

Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә капиталь төзекләндерү узган балалар бакчалары, мәктәпләрне ачу тантанасында катнашты.

Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә капиталь төзекләндерү узган балалар бакчалары, мәктәпләрне ачу тантанасында катнашты.

(4 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).

Районда бүген кабат тантаналы вакыйгалар узды. Капиталь төзекләндерүдән соң Кече Болгаерда, Танай-Турай авылында балалар бакчалары, Кызыл Тауда мәктәп үз ишекләрен ачты. Рафис Борһанов шулай ук Биеш мәктәбендә барган төзекләндерү эшләре белән дә танышты.

“Без бүген Апас җирлегендә 4 объектны карадык. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булдык. Алар берсеннән-берсе матур, чиста, эшләр сыйфатлы башкарылган. Яңа җиһазлар куелган. Балалар, хезмәткәрләр көлеп, елмаеп каршы ала. Апастан бик канәгать булып китәм“, – диде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Балалар бакчаларын, мәктәпләрне ачу тантанасында “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да катнашты һәм һәр коллективка 50 шәр мең сумлык Сертификатлар бүләк итте.

“Бездә бүген зур бәйрәм. Капиталь төзекләндерүдән соң матур биналар ачыла. Эш башланганда ук, барлык җиһазларны яңартып, тирә-юньне дә матурларга, балалар мәйданчыклары ясарга сүз биргән идек. Сүзебездә тордык. Бүген балалар өчен матур, уңайлы биналарны ачабыз. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Шушындый катлаулы чорда республика, шул исәптән район буенча да программалар эшләп килә. Бакчалар, мәктәпләр балалар белән тулып торсын“, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Кече Болгаер “Карлыгач“ балалар бакчасы төрле төсләр белән бизәлеп, ерактан ук балкып тора. Тирә-ягы төсле рәшәткәләр белән әйләндереп алынган, керү-чыгу юлларына брусчаткалар җәелгән. Эчке ягы да ис китәрлек. Бакчага килгән балалар яңа җиһазларга, уен мәйданчыгына да игътибар итми кала алмады. Алар үз рәхмәтләрен шигырь юллары аша җиткерде.

Кече Болгаер балалар бакчасы республика программасы кысаларында төзекләнгән, 8 миллион 700 мең сум акча сарыф ителгән.

Танай-Турай авылында шатлыклы вакыйгалар икенче көн дәвам итә. Алдагы көнне Татарстан Республикасының Мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында клуб ачылса, бүген балалар бакчасы файдалануга тапшырыла.

“Бакча матур итеп, зәвык белән бизәлгән. Бар да заманча, бар да яңа. Тирә-юнебез дә матур. Без бик шат“, – диде бакча мөдире Радик Газизов.
Авылдагы шатлык белән бүлешергә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та кайткан иде.

Кызыл Тау мәктәбе шулай ук Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов катнашында үз ишекләрен ачты. Биредә мәктәп тә, балалар бакчасы да зур үзгәрешләр кичергән, җиһазланган.
Төзелеш эшләре республикакүләм мәктәпләрне төзекләндерү программасы буенча башкарылган. Белем учагын төзекләндерү өчен 26 миллион сум акча сарыф ителгән.
“1992 елда төзелгән мәктәп. Бинабыз җылытылып, төрле төсләр белән бизәлеп тышланды. Эчке яктан да танымаслык булып үзгәрде. Бар да уңайлы. Зур гына спорт залыбыз да булды. Балаларны шатланып каршы алырга язсын“, – диде мәктәп директоры Илдар Хәйбуллин.
Биеш мәктәбе федераль программа нигезендә төзекләнә. 43 миллион сумлык эш башкарыла.
“Без бик шат. Мәктәбебез бөтенләй башка хәзер. Уку бүлмәләренә керәсе генә килеп тора. Зәвык белән бизәлгән, бар да үз урынында. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Равил Хисаметдиновка, төзүчеләргә рәхмәт“, – диләр укытучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев