Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Сәүдә сәнәгать палатасы Председателе: Хезмәт кешесе акча эшләргә тиеш

Россия Конституциясенең 75нче маддәсенә төзәтмә - хезмәт кешесенең хокукларын һәм хезмәткә хөрмәтне ныгытачак.

(Казан, 6нчы апрель, “Татар-информ”, Эвелина Киселева).


Гражданнарның хезмәтен хөрмәт итү турында Конституциягә төзәтмә кертү - эшчеләрнең хезмәт хакын директорларныкы дәрәҗәсенә җиткерү өчен кызыксындыру чарасы булачак. Татарстан Сәүдә сәнәгать палатасы идарәсе председателе Шамиль Агеев “Татар-информ” матбугат үзәгенә шундый фикерен белдерде.
“Бөтен нәрсә хезмәткә бәйләнгән. Соңгы вакытта хезмәт һәм квалификация бездә бик игътибарда түгел иде. Менә хәзер төзәтмә кертелә. Кеше тиешле дәрәҗәдә акча эшләргә лаеклы. Кайчандыр, безнең заводта, якынча берничә мең кешедән, җиде йөзе генераль директордан күбрәк хезмәт хакы алалар иде. Хәзер мондый хәлнең булуы турында уйлау да мөмкин түгел”, - дип аңлатты ул.
Агеев Конституциягә кертелә торган төзәтмәләргә уңай каравын белдерде. Ләкин теләсә нинди үзгәрештән соң, уйланылганны тормышка ашыру буенча эш барырга тиеш.
Шулай итеп, Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмә гражданнар хезмәтенә хөрмәтне ныгытачак һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итәчәк. Шулай ук, дәүләт тарафыннан яшәеш минимумыннан да ким булмаган хезмәт хакы гарантияләнәчәк.
“Хезмәт хакы көч куеп алынырга тиеш. Шуңа күрә осталыкны күтәрү өчен укырга кирәк. Ә эш урыннарын тиешенчә җиһазлау мөһим. Эшкә хезмәт хакы алу өчен генә түгел, ә югары нәтиҗәгә ирешү өчен барырга кирәк”, - дип саный Татарстан Сәүдә сәнәгать палатасы идарәсе председателе.
Элегрәк, “Татар-информ” матбугат агентлыгы, Россия Конституциясендә коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итү нормаларын ныгытуны - бу өлкәдә эш башлаучыларга ышаныч бирәчәге хакында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев