Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан студентлары 2 млн. сумнан артык грант оттылар

Студентлар клубы милли лигасының Бөтенроссия слеты Казанда 26нчы сентябрьдә тәмамланды.

(28 сентябрь, “Апастово-информ”).


Аның нәтиҗәләре буенча, республика проектлары 2 млн. сумнан артык грантлар алуга ирештеләр. Бу хакта республика Яшьләр эше министрлыгының матбугат-хезмәте хәбәр итә.
“Студентлык - ул җәмгыятьнең аерым бер өлеше. Ул инициатива, максатчанлык кебек сыйфатларга ия. Ә бу - үз чиратында, республикабыз һәм тулаем алганда Россия киләчәгенә зур йогынты ясый. Казан бу көннәрдә илебезнең яшьләр башкаласына әверелде дисәм бер дә ялгышмам”, - дип билгеләп үтте республикабызның Яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов.
Ул слетта катнашучы һәр студентны тәбрик итте һәм бу мөһим чарада алынган белем, дуслык һәм тәҗрибә яшьләрнең киләчәк тормышларында, һичшиксез, ярдәм итәчәк дип ышанычын белдерде.
Слетта яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы узды. Анда 100дән артык проект грант өчен көрәште. Барлыгы 16 регионнан 26 проект 8 млн. нан артык сум күләмендә грант отты. Шуларның 2 миллионы Татарстан студентларына бирелде.
Нелля Пулатовага “Профессионаллар лигасы” программасына 450000, Рөстәм Сәлахетдиновка яшьләр медиа платформасы өчен шулай ук, 450000 сум күләмендә грант бирелде. Моңардан тыш, Тимур Азанчеев “Яшьләр сукмагы” туристик Хакатонны тормышка ашыру өчен 450000 сум грант алуга иреште. Ә Диләрә Сафина Казанда “Халыклар дуслыгы” чит илләр студентлары спартакиадасы оештыру өчен 350000 сум грант алды. Шундый ук сумманы шәһәр марафонын тормышка ашыру максатыннан Даниил Шейко алды, Алинә Сәләхиева да татар телендә интеллектуаль уен рәвешендәге “Әйдә” проектына 70000 сумлык грантка лаек булды.
“Бу минем беренче җиңүем, мин моңа нык әзерләндем. Әле дә ышанып бетә алмыйм. Чиксез шатмын”, - диде “ТИСБИ” университеты студенты Тимур Азанчеев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев