Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан укучыларын “Куркынычсыз юллар“ онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

Ярышлар башлангыч сыйныф укучылары арасында уза.

(26 ноябрь, “Апастово-информ“).


Республикабызның 1-4нче сыйныф укучылары Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша алалар. Анда алар юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре нигезләре турындагы белемнәрен сынаячаклар. Әлеге Олимпиада “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары“ милли проекты кысаларында оештырылган, дип хәбәр итә республиканың транспорт министрлыгы.
“Ике ел эчендә милли проектны тормышка ашыру кысаларында Россия регионнарында балалар учреждениеләренә баручы 1,4 мең юл төзекләндерелгән.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары янәшәсендәге юллар куркынычсызрак булса да, транспорт юл һәлакәтләрен кисәтү буенча профилактикалау төп юнәлеш булып тора. Балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып кала“, - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
“Куркынычсыз юл“ олимпиадасы 30нчы ноябрьдән 11нче декабрьгә кадәр Учи.ру. белем бирү платформасында узачак.
Биремнәрне олимпиада чорында үзегезгә уңайлы көндә үти аласыз. Барлык биремнәр балалар өчен кызыклы булачак.
Олимпиаданың нәтиҗәләре ачыклангач, балалар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев