Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан урманчылары урманнарны торгызу планын дүрт елга иртәрәк үтәделәр

2020нче елда торгызылган урман мәйданнары республикада 4785 гектар тәшкил итте.

(23 сентябрь, “Апастово-информ”). 


“Киселгән һәм юкка чыккан агачлар урынына яңадан утыртылган урман мәйданнары чагыштырмасы” быел Татарстанда 179 процент тәшкил итә. Бу куелган планны берничә тапкыр арттырып үтәгәнне күрсәтә. Бу хакта Татарстан урман хуҗалыгы министры Казандагы брифингта хәбәр итте. 
“Киселгән һәм юкка чыккан агачлар урынына яңадан утыртылган урман мәйданнары чагыштырмасы” бик мөһим, максатчан күрсәткеч булып тора. Мисал өчен, 2019нчы елда картайган урманнарны кисү 2496 гектарда башкарылды. 167 гектар мәйданда агачлар корыган иде. Ә бу мәйданнарны торгызу күләме 2020нче елда 4785 гектарны тәшкил итә”, - диде ведомство җитәкчесе. 
Министр план үтәлеп кенә калмавын, ә бик күпкә арттырып үтәлүенә аеруча басым ясады. 
Урманнарны торгызу буенча алып барыла торган эш “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль программасының максатчан күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев