Татарстанда 2 көндә 252 кешене штрафка тартканнар
1 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 28 беркетмә төзегән. Россиягә чит илләрдән кайткан татарстанлыларны һәм авырулар белән контактка керүчеләрне штрафка тартканнар.
Бу хакта Татар-информга ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 3 мартында чыккан 234нче карары буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, 2020 елның 1 апрелендә идарә белгечләре 252 гражданинны РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка (гражданнар өчен штрафның күләме — 100-500 сум) тартты», — дип искәрттеләр Роспотребнадзорда. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, 2 апрельдән әлеге режимны бозучыларны тагын җитдирәк штрафлар (15-40 мең) көтә. Моннан тыш, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, кальян тарту урыннарының эшчәнлеген туктату турында судка 15 материал тапшырылган. 12 материал буенча шундый биналарның эшчәнлеген 60-90 тәүлеккә туктату турында карар кабул ителгән.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28737
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев