Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2021нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге Елы булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады.

(24 сентябрь, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дәүләт Советындагы чыгышы вакытында, 2021нче елның туган телләр һәм халыклар бердәмлеге Елы булачагын әйтте.
Ул республикада яшәүче барлык милләтләрнең дә телләре һәм мәдәниятләре үсеше өчен, бөтен шартлар тудырылырга тиешлеген билгеләп үтте. Татарстанда руслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, татарлар белән бергә калган башка халыклар да дус һәм тату булып, үзләренең телләрен һәм мәдәниятләрен үстереп яшәүләре өчен тагын да матуррак шартлар тудырылачагына зур ышаныч белдерде. Бу бүгенге көнне бик мөһим мәсьәлә.
“Республиканың күпмилләтле халкы өчен бердәмлек мәсьәләсенә зур игътибар бирү бурычы тора”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев