Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп һәлак булган

Татарстанда 57 яшьлек ир-ат өй янындагы коега төшеп үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртәнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына Олы Шилнә торак пунктының Көнчыгыш урамында 57 яшьлек ир-атның өй янындагы 3 метр тирәнлектәге коега егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Шалтыратып хәбәр итүче ир-атның аңын югалтуын әйткән.   Чакыру буенча килгән коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә ир-атның мәетен өскә чыгарган һәм полицейскийларга тапшырган.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев