Татарстанда аттан егылып төшкән баланың бөере өзелгән
Казанда үсмер малайны Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Ул аттан егылып төшкән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Клиниканың матбугат хезмәте белешмәсе буенча, компьютер томографиясе ясагач, малайның җитди имгәнүе ачыклана. Аның бөере өзелгән. Хәзер ул хастаханәдә ята.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/tatarstanda-attan-egylyp-toskan-balanyn-boere-ozelgan-5853222
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев