Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бер хатын-кыз ике баласын коткару өчен тәрәзәдән сикергән

Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Казанда бер хатын-кыз ике баласы белән янган фатирдан балкондагы тәрәзәдән сикереп төшә. Яна башлаган фатирдан качып котылу өчен, ике балалы хатын балконнан сикерергә мәҗбүр була. Янгын Казандагы Спартак урамындагы 88 В номерлы йортның икенче катында килеп чыга. Һәлакәт нәтиҗәсендә ун яшьлек кыз һәм ике яшьлек малай зыян күргән. Шәһәр үзәгендәге тугыз катлы йортта чыккан янгын турындагы хәбәр 17 гыйнвар көнне 13.12 сәгатьтә кергән. Янгын сүндерүчеләр килү вакытына аш бүлмәсе һәм икенче каттагы балкон ут эчендә булган. Ярый ла, утны тиз сүндерә алганнар, фатирда беркем дә булмаган. Ачыкланганча, янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт хуҗабикәсе, хатын-кыз балалары белән балконнан кар көртенә сикереп төшкән.   Күрәсең, кешеләр җитди җәрәхәт алмаган, әмма балаларны яну продуктлары белән агулану диагнозы белән хастаханәгә озатканнар.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=31737

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев