Татарстанда беренче квартал йомгаклары буенча туучылар саны кимегән
2024 елның беренче кварталында Татарстанда туучылар санының кимүе һәм үлүчеләр санының артуы теркәлгән.
Татарстанстат тарафыннан әзерләнгән республиканың социаль-икътисади хәле турындагы докладта шулай диелә.
Гыйнвар-март айларында республикада 8284 бала туган – бу узган елның шушы чорына караганда 595 сабыйга кимрәк.
Шул ук вакытта, төбәктә 11 866 үлем очрагы теркәлгән – бу 2023 елның гыйнвар-мартына караганда 843кә күбрәк. Сабыйлар үлеме дә бераз арткан - 22 очрактан 24кә кадәр.
Нәтиҗәдә, туучылар саны күрсәткече бер мең кешегә 9дан 8,3кә, ягъни 7,8 процентка кимегән, ә үлүчеләр саны күрсәткече 11,2дән 11,9га, яки 6,3 процентка арткан.
Шул рәвешле, халыкның кимү темплары тизәйгән: 2023 елның беренче өч аенда ул - 2144, ә 2024 елның беренче өч аенда 3582 кешегә азайган.
Нәтиҗәдә, Татарстанда халыкның табигый кимүе коэффициенты бер мең кешегә 2,2дән 3,6га кадәр арткан. Хәер, бу гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткечтән азрак.
РФ Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәрге чорга кадәр исәпләнгән илкүләм үсеш максатлары турындагы указда һәм 2036 елга кадәрге перспективага Россиядә туучылар санын арттырырга, өченче һәм аннан соңгы балаларның күбрәк тууына ирешергә кушкан иде.
Чыганак:https://vk.com/tatarinformtat?w=wall-123741481_59769
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев