Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда иң кирәкле һәм иң күп түләнә торган һөнәрләр билгеле

Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 33,9 мең сум тәшкил иткән 60 мең эш урыны тәкъдим ителгән.

Шуларның 70 проценты эшче һөнәрләргә туры килә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта республикада автомобиль йөртүче, технологик торба үткәргечләрне монтажлаучы, пешекче, газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор кебек эшче һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур. Югары белемле белгечләр арасында инженерлар һәм табиблар кирәк», – дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Шулай ук хезмәт базарында шәфкать туташларына, тәрбиячеләргә һәм каравылчыларга ихтыяҗ бар. «Работа в России» сайты мәгълүматлары буенча, төбәктәктә иң күп хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр арасында баш инженер (аена 142,5 мең сум), скважиналарны химик эшкәртү операторы (100 мең сум), торба сала торган техника машинисты (90 мең сум) бар. Шунысы игътибарга лаек, директорга (83,6 мең сум) һәм түгәрәк җитәкчесенә (80,8 мең сум) эш бирүчеләр бер үк төрле хезмәт хакы тәкъдим итә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xezmat-ministrlygy-tobakta-in-kirakle-ham-in-kup-tulana-torgan-honarlarne-atady-5855011

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев