Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда хайваннарны 2028 елга кадәр идентификацияләүне планлаштыралар

Хайваннарны идентификацияләү буенча Федераль закон проектын әзерләү бара.

( 27-нче октябрь, "Апастово-информ").


Татарстанда барлык терлекләрне 2028 елга кадәр идентификацияләүне планлаштыралар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов брифинг вакытында әйтте.
“Барлык хайваннарны да, шул исәптән этләрне һәм песиләрне, шулай ук умарта гаиләләрен дә кертеп, тулысынча идентификацияләргә тиешбез. Кош төркем булып, ә дуңгызлар индивидуаль идентификацияләнәчәк. Экзотик хайваннар буенча, бәлки, ниндидер үзгәрешләр булыр. Закон төгәл кабул ителмәгәнлектән без моны әлегә әйтә алмыйбыз. Әмма дөяләр нәкъ идентификацияләнәчәк”, - дип сөйләде спикер.
Хисаметдинов, хайваннарны идентификацияләү буенча Федераль закон проектын әзерләү бара, дип билгеләп үтте. «Без аны 2021 елның беренче яртысында көтәбез. Бүгенге көндә беркем дә хайваннарны идентификацияләргә мәҗбүр итми. Әмма закон кабул ителгәч, продукцияне, баш санын, итне идентификацияләмичә генә сату мөмкин булмаячак", - дип ассызыклады ул.

Идарә башлыгы билгеләвенчә, идентификацияләү өчен чиплар яки меткалар кулланыла. «Бу-хуҗаның теләге. Хайванның номеры бөтен Россия буенча бердәм электрон базага кертелә. Ул "Меркурий" системасы белән интеграцияләнәчәк. Хайваннар белән булган теләсә нинди манипуляция дә бу базага кертеләчәк. Хайван турында тулы мәгълүмат булачак. Идентификациядән башка эпизоотик иминлекне тәэмин итү авыр булачак", - диде ул.

Маркировкалау һәм идентификацияләү бер хайванны башка хайванга алмаштыру очрагын, мәҗбүри ветеринария эшкәртүенә дучар ителмәгән хайваннарны күчереп йөртүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, азык-төлек иминлеген тәэмин итәчәк.

"Кешеләр идентификациянең беренче чиратта куркынычсызлык өчен кирәк булуын аңларга тиеш. Безгә республикага кергән хайван турында белү зарур. Халык та нәрсә сатып алуын белергә тиеш", - дип өстәде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев