Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Татарстанда кыр көне - 2020” ачылды

Бүген, Татарстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров "Татарстанда кыр көне-2020", иң зур кыр форматындагы күргәзмәне ачты. Күргәзмә Лаеш районында уза һәм 4нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.

(2нче июль, “Апастово-информ“).


“Без чарага әзерләнүне узган елның көзеннән, көзге культуралар чәчүдән башладык. Бүген сез, бу эшнең нәтиҗәләрен күрәсез. Делянкаларда якынча 100 төрле сорт һәм яңа перспективалы культураларның гибридлары күрсәтелгән. Бу ярмалар, алар арасында, мәсьәлән, ТАССРның 100 еллык бодае, бу вакыйга өчен 10 ел үстерелгән һәм хәзерге вакытта дәүләт сынаулары уза, кызгылт бөртекле Надира сортлы бодай һәм башка төрле культуралар: кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, сидератлар һ.б.", - диде Марат Җаббаров.

Күргәзмәдә заманча авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителә, сынаулар һәм демо-күрсәтүләр узачак. Мәсәлән, сез фермерларга таш кырларын чистартырга булыша торган таш җыючы эшен күрә аласыз. Агросәнәгать тармагы өчен санлы карарлар белән танышу мөмкин булачак.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы күргәзмәдә катнашучыларның эшлекле сөйләшүләр алып бара алуына игътибар итте. Бизнес программасы кысаларында түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар да узачак, анда сез тенденцияләр, актуаль проблемалар һәм аларны авыл хуҗалыгы тармагында чишү юллары белән таныша аласыз.

Кафе һәм рестораннар чара кунакларына безнең Татарстан фермерлары продуктларыннан әзерләнгән төрле ризыклар тәкъдим итәчәк. Кунаклар, шулай УК, Татпотребсоюзның милли ашлары белән ләззәтләнә алачак.

“Безнең фермерлар һәм үзмәшгульләр үз продуктларын тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдә Россия Федерациясенең һәм Беларусь республикасының 24 төбәгеннән 200гә якын экспонат катнаша”, - дип билгеләп үтте министр. Мөһим вакыйгада катнашучыларга һәм кунакларга бу көннәрне мөмкин кадәр актив, кызыклы һәм уңышлы үткәрүләрен теләде.

Ачылу тантанасында Россия ашлык Союзының үсеш бүлеге директоры Сергей Тернин, Лаеш районының башкарма комитеты башлыгы Илдус Зарипов һәм Россия авыл хуҗалыгы фәннәре Академиясенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Тагиров катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев