Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда пандемия вакытында дача амнистиясе буенча теркәүгә мөрәҗәгатьләр саны кимемәгән

Республика халкы бакча һәм торак йортларны гадиләштерелгән тәртиптә терки.

(27нче ноябрь, Апастово-информ).
Коронавирус пандемиясе булуга карамастан, гражданнарның дача амнистиясе буенча корылмаларын теркәүгә бәйле мөрәҗәгатьләре саны кимемәде, дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ТР буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген теркәү бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева.
«Хәзер пандемия белән бәйле рәвештә шәхси йортларга, шул исәптән бакча йортларына һәм бакча участокларында урнашкан торак йортларга ихтыяҗ зур. Кешеләр аларны тизрәк рәсмиләштерергә тырыша. Йортларда хәзер рәсми төстә теркәлеп, ел әйләнәсе яшәргә була", - дип белдерде Мөхәммәтгалиева.
Ул шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында күпфункцияле үзәкләр ябылып торуга карамастан, күчемсез милеккә хокукларны исәпкә алу һәм теркәү буенча Росреестр үз эшен туктатмады. Татарстан Росреестрында КФҮ үз эшчәнлеге кабат торгызылганнан соң, күчемсез милекне теркәү буенча документлар тапшыруның артуы күзәтелгән.
Идарә мәгълүматлары буенча, Татарстанда «дача амнистиясе» гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына барлыгы 750 меңнән артык хокук теркәлгән. Росреестрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2020 елда сату-алу килешүләренең гомуми саны, узган ел белән чагыштырганда, 20% ка арткан. 2020 елның икенче яртысында аеруча үсеш сизелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев