Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда пассажирлар йөртүче автобусларны тоткарлау буенча проектны яңартырга уйлыйлар

Май аеннан алып, июльгә кадәр республикада сигез автобуска арест салынган иде.

(1 декабрь, “Апастово-информ“).


Республикада законсыз пассажирлар йөртүче автобусларны тоткарлау буенча проектны дәвам итәргә уйлыйлар. Республика Хөкүмәтенә шундый мөрәҗәгать кергән. Бу хакта “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгына Ространснадзор идарәсе тарфыннан хәбәр ителгән.
Законсыз эшләүче автобус йөртүчеләр белән көрәштә транспорт чарасын тоткарлау эше нәтиҗәсен бирәчәк, диләр белгечләр.
“Мондый арестларның нәтиҗәсе югары иде. Шуңа күрә проектны дәвам итүне сорап, Хөкүмәткә мөрәҗәгать җибәрдек. Киләсе елдан бу эш дәвам итәчәк“, - диләр.
Май аеннан алып июльгә кадәр сигез автобус тоткарланган булган. Шул исәптән биш автобус маршрут картасыз йөргән, бер транспорт чарасында пассажирлар страховкасына килешү булмаган. Тагын ике автобус лицензион таләпләрне бозган өчен тоткарланган.
Алты юридик затны җаваплылыкка тартканнар һәм 440 мең сум штраф салганнар. Автобуслар арест мәйданчыкларында 6 көннән алып 31 көнгә кадәр тоткарланып торганнар. Штрафлар түләнгәч кенә автобуслар кире хуҗаларына кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев