Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда үсмерләр өйдә ясалган коньяк эчеп агуланган, ике кыз үлгән

Кызлар суррогат эчәләр һәм берсе урында ук үлә, икенчесе хастаханәдә вафат була, өченче кызга табиблар ярдәм итә.

(22 июль, "Апастово-информ").


13 июльдә Түбән Кама шәһәрендә кич белән кызлар җыела. Алар иптәшләре белән киңәшкәч, каяндыр суррогат алкоголь — литр ярымлы шешә белән өйдә ясалган коньяк сатып алалар. Имеш, аны моңа кадәр дә алучылар булган, бар да яхшы узган. Тик кызлар шушы коньякны эчеп агуланган. Бер кыз шул кичтә үлгән, икенче кызны хастаханәгә китергәннәр. Хәзер бу кыз да вафат булган. «Татарстан 24» каналы шул хакта хәбәр итте.

Кызлар эчәләр һәм йокыга китәләр. Аларның берсе уяна һәм үзен начар хис итүен аңлый. Шуннан соң ул иптәш кызларын уятып карый. Алар уянмагач, бу кыз чаң суга башлый.

Урынга килгән табиблар кызга ярдәм күрсәтә. Икенче кызны хастаханәгә китерәләр — ул кома халәтендә була. Өченче кыз урында ук үлә. Табиблар аның үлемен раслый.

Хәзер балаларга алкоголь сатучының шәхесен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев