Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда “Татарстар” яңа онлайн-тамаша старт алды

Конкурста катнашу өчен сайлап алу өлеше 1нче июньгә кадәр дәвам итә.

(27 май, “Апастово-информ”).


Бүген, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көнендә, Татарстанда яңа онлайн-тамаша һәм “Татарстар” башкаручылар конкурсы старт алды.
Конкурста катнашу өчен, теләсә нинди телдә башкарган җырың язылган видеоны, тамашаны оештыручыларга җибәрергә кирәк. Сайлап алу өлеше 1нче июньгә кадәр дәвам итә.


Сайлап алу турының беренче атнасында кабул ителгән 200дән артык эшне карап, жюри кемнең ярымфиналга үтәчәген ачыклый, аннан соң, кемнәрнең финалга чыгып, төп приз өчен көрәшәчәкләрен хәл итә. Төп приз - профессиональ төстә видеоклип төшерү һәм аны Татарстан социаль челтәрләрендә популярлаштыру.
Бүгенге көнне жюри составында Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, КазГИК профессоры Винера Ганеева, “Волга-Волга” вокаль инструменталь ансамбле солисты Антон Салакаев, күптөрле зур онлайн-проектларны оештыручы продюсер Динар Нигъмәтҗанов һәм “Курай MegaDance” алып баручысы Газинур Фәйзуллин бар.


Конкурсның беренче чыгарылышын бүген 19.00 сәгатьтә “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә түбәндәге ссылкалар https://vk.com/video-195020391_456239158  https://ok.ru/live/1630517075609 буенча күреп була.


Тагын ике чыгарылыш 31нче майда һәм 3нче июньдә булачак. Ярымфинал 7нче июньдә, ә финал 10нчы июньдә.


Жюри составына һаман да яңа шәхесләр, Татарстанның билгеле артистлары һәм музыкантлары кереп, үзгәреп торачак.


Җиңүчене жюри гына түгел, ә инде онлайн-тавыш бирүдә катнашучы тамашачылар да билгеләячәк. Жюри членнары һәм тамашачылар балларын кушып, конкурсның җиңүчесе билгеләнә. Калган финалчылар шулай ук призлар алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев