Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда урман чистартканда өстенә агач авып ир-ат үлгән

Татарстанда урман чистарткан вакытта эшче өстенә киселгән агач ауган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фаҗига кичә республиканың Биектау районындагы ташландык хәрби полигон янында булган. 54 яшьлек эшче урман чистарту белән шөгыльләнгән. Ир-ат агачларның берсен кискән, әмма агач җиргә төшмичә, ботакларына эләгеп калган.   Эшче территорияне җыештырган һәм агач астында яткан бензопиланы алырга килгән. Шул мизгелдә агач кәүсәсе сынып, аның өстенә төшкән. Имгәнгән ир-ат үлгән, дип яза агентлык.   Шунысын да искәртергә кирәк, фаҗига вакытында эшче саклагыч каска кимәгән булган.   Хәзер тикшерүчеләр ир-ат үлеменең барлык сәбәпләрен ачыклый. Тикшерү үткәргәннән соң процессуаль карар кабул ителәчәк.

Фото: пиксабай

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28219

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев