Татарстанда вакцинация салу турында паспортлар кертүне планлаштырмыйлар
Вакцина инфекция ияртүдән саклап калмый, ә коронавирусның җиңел үтүен гарантияли.
(18 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Вакцинация барлык кешегә дә сыйфатлы итеп үткәрелергә тиеш. Теләгән кеше прививка алырлык булсын. Ә инде вакцинация салдыру турында бүген ниндидер паспортлар кертү - көн кадагында тормый”, - дип белдерә Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Министр урынбасары белдергәнчә, федераль рекомендацияләр килгән очракта гына мондый яңалык турында уйларга мөмкин булачак. Бездә әлегә андый фикер юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев