Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда янгында кешеләр үлгән

Татарстанда төнлә чыккан янгында ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 2:00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Биектау районы Бимәр авылында янгын турында хәбәр килгән. Бер катлы кирпеч йорт янган.   Янгын сүндерү вакытында 113нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 57 яшьлек ир-атның каты янган мәетен тапкан, дип яза Татар-информ.   Янган корылмаларны тикшергәндә коткаручылар 83 яшьлек хатын-кызның мәете тапкан. Янгында 50 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ул янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, йорттан үзе чыккан. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.   Бу йортка янгын турында хәбәр итә торган корылманы узган кышта администрация куйдырткан. 

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=29660

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев