Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлыларның 83%ы Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплады

Тавыш бирүдә барлыгы республикабыз сайлаучыларының 80%ка якыны катнашты.

(2 июль, “Апастово-информ“).


Сайлау хокукына ия булган һәм тавыш бирүчеләрнең 83% татарстанлы Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплады. Бу турыда Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республиканың матбугат үзәгендә игълан итте.

“1 миллион 943 мең 685 сайлаучылар үзгәрешләр кертүне хуплады. Бу 82,81 процентны тәшкил итә. 389 мең 765 сайлаучы төзәтмәләр кертүгә каршы тавыш бирде, бу - 16,61% ", - диде Кондратьев.

Гомумән алганда, беренчел мәгълүматларга караганда, 2 миллион 348 мең 179 граждан Татарстандагы Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашкан. Катнашу 79,68%ны тәшкил итте, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев