Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Тәүге тапкыр сайлаган көнемне дә хәтерлим”

Ришат Әхмәтҗанов – Апас мәдәният йортында урнашкан 879нчы сайлау участогы рәисе. Ул бу эшкә моннан 14 ел элек килгән.

  -Иң элек сайлауларга әти-әниләргә ияреп бара идек. 18 яшь тулгач тәүге тапкыр сайлаган көнемне дә хәтерлим. Сайлау участогында эшләргә чакыргач та, каршы килмәдем. 2010 елдан бирле сайлауларны оештыруга үз өлешемне кертәм, - ди Ришат.
  Ришат һәм Рамилә Әхмәтҗановлар гаиләсендә 5 бала үсә. Алар тавыш бирергә дә балалары белән бергәләп килергә тырыша.
-Һәр сайлауга зур гаиләбез белән килү традициягә кергән. Алда торган сайлауны да шәп кәеф белән уздырып җибәрербез дип ышанам, - ди гаилә башлыгы.
Ришат Әхмәтҗанов махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм эшенә дә зур өлеш кертә.
  -Махсус хәрби операция башланганнан бирле район делегациясе белән 10 тапкыр гуманитар йөк илттек. Егетләр белән очрашып, хәлләрен белешеп, туган якның сәламнәрен җиткереп кайттык. Дөньяларыбыз тынычлансын, республикабыз чәчәк атсын, Апасыбыз тагын да матурлансын дип Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көненә әзерләнәбез, - ди ул.
  Гаиләнең хуҗабикәсе, балаларның әнисе Рамилә Әхмәтҗанова шулай ук сәяси, мәдәни чараларда актив катнаша. Узган ел ул “Герой-Ана” бәйгесендә җиңүче булып танылды һәм Мәскәүдә бүләкләү тантанасында хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев