Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Барыштан Гөлсинә әби Гыйниятова: “Ходай сабырлыгым өчен озын гомер белән бүләкләде“

Түбән Барыш авылында яшәүче Гөлсинә әби Гыйниятова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршы алды. Акъәбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды. Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева, Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова Гөлсинә әбигә изге теләкләрен юллап, бүләкләрне тапшырды.

(25 январь, “Апастово-информ“). 


Гөлсинә әби бик яшьли сыңар канат белән калып, 3 бала тәрбияләп үстергән. Бала югалту хәсрәтләрен дә сабыр йөрәге белән күтәргән. Озак еллар фермада эшләгән. Бүген кызларының, кияүләренең, онык, оныкчыкларының игелеген, кайгыртуын күреп яши. 
“Язмыш мине авырлыклары белән дә, югалтулары белән дә сынады. Балаларым да үсте, йортлы да булдым. Сабырлыгым өчен Ходай мине озын гомер белән бүләкләде. Тагын бераз яшисе иде әле“, – ди Гөлсинә әби. #яшәавылымминем 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #яшәавылымминем