Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Биябашы авылында яшәүче Зәйтүнә апа Сафинадан кош теле

Түбән Биябашы авылында яшәүче Зәйтүнә апа Сафина камыр ризыклары пешерергә бик оста. Берничә рецептын газета укучылар белән дә бүлеште.

Кош теле 
6 йомырканы юып, пакетка салып, суыткычка катырырга куясың. Ул 1 тәүлек тора. Аннан алып, 15 минут бүлмә температурасында җылытасың. Йомырканы ватып, кабыгыннан чистартырга һәм агын сарысыннан аерырга кирәк. 5 йомырканың сарысын, 1 йомырканың агы белән тулысынча алып, савытта кискәлисең. Шуннан соң, җылы суга утыртып, миксер белән бутарга һәм күпертергә кирәк. Күпереп чыккач, кечкенә кашыкның очына элеп чәй содасы, шул кадәр ук тоз, 1 кечкенә кашык шикәр комы салабыз һәм болгатуны дәвам итәбез. Он сала-сала болгатабыз һәм токмачныкыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Камыр әзер булгач, 15 минут томалап торырга кирәк. Шушы камырдан 2 кечкенә җәем чыга. Җәемне бизәкләп, кечкенә кисәкләргә бүләсең һәм кайнап торган сыек майда пешерәсең. Кош теле тиз пешә. Озак тотсаң, кызарып китә һәм каты була. Шуңа күрә, газ плитәсе яныннан ерак китәргә ярамый. Пешкән кош телләре өстенә шикәр пудрасы сибәм. Үзе йомшак, кетердәп торган, тәмле кош телләре чыга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев