Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Биябашы китаплы булды

Бу көннәрдә Түбән Биябашында яшәүче Фәүзия апа Вәлиеваның күптәнге хыялы тормышка ашты. Аның авыл тарихын барлаган “Түбән Бөябашым“ китабы дөнья күрде.

(13 апрель, “Апастово-информ“).


Китапта һәр йортка, һәр урамга, һәр тыкрыкка урын табылган. Шул ук вакытта борчылулары да урын алган.

“Яшем бара, кайбер әйберләрне хәтерләп тә бетереп булмый, шулай булса да тәвәккәлләп авылымның бүгенге хәлен барлыйсы иттем. Яшьли читкә киткән балалар туып-үскән нигезләрен белмәскә дә мөмкиннәр дип уйлап яздым бу язмамны. Китабым да дөнья күрсә, өстемнән бурыч төшкән кебек булыр иде“, – ди Фәүзия апа кереш өлештә үк.

2013 елда Фәүзия апа Вәлиеваның “Авылым - Түбән Бөя” китабы дөнья күргән иде. Бусы инде тагын да күләмлерәк басма.

“Урта гасырның башында йөз илледән артык йорты, алты йөздән артык халкы булган авылым, 2009 елда язган китабымда 78 йортта 190 кеше яшәгәне билгеле булса, 2013 елда язган китабымда 67 йортта 160 кеше яши дип язганмын. Бүгенгесе көндә, җәй көне кайтучыларны санамыйча, 48 йортта 113 кеше яши“, – дип язган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев