“Театр яктылыкка, нурга илтә” фестивале тәмам
Авыл клубларында, мәдәният йортлары каршында эшләп килүче театр түгәрәкләре барлыгы 20 спектакль тәкъдим итте.
( 18 май, “Апастово-информ”).
Фестиваль тәмам. Иң катлаулысы - жюрига урыннар билгеләп нәтиҗә чыгару өлеше калды.
“Быелгы фестивальдә яңа әсәрләрне күрү – иң сөенечлесе булды. Авыл үзешчәннәре менә дигән спектакльләр күрсәттеләр, үз рольләрен искиткеч сокландыргыч итеп башкардылар. Спектакльләрне сәхнәгә чыгарырга ярдәм иткән мәдәният хезмәткәрләренә, авыл үзешчәннәренә, җылы алкышларга күмгән тамашачыга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев