Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Теләк булса, мөмкинлеге дә була“

Апастан Ләйсән Әхмәтҗанова район мәшгульлек үзәгендә эшмәкәрлек буенча башлангыч белем алып, шәхси эшен башлаган.

(19 апрель, “Апастово-информ“).


“Балаларыбыз тугач, акча да җитешми башлады. Киемен, ризыгын сатып алу, бакчасына түләүләр дисеңме, барысына да акча кирәк. Иремнең эше булса да, гаиләнең хәлен ныгытырга кирәклеге шиксез иде. Шул вакытта үз эшемне башлап җибәрү теләге уянды. Ничек, каян башларга? Шулай да озак уйлап тормадым, үземнең яраткан шөгылемә кайтырга булдым. Тик әлеге дә баягы, анысына да акча кирәк бит... Район мәшгульлек үзәгендә эшсез калучыларга үз эшен башлап җибәрер өчен ярдәм барлыгын күптән ишеткән идем.
Мин дә тәвәкәлләп оешмага килдем. Мәшгульлек үзәгендә бу юнәлеш белән укырга теләүчеләр өчен төркем тупладылар. Биредә безгә Казаннан килгән белгечләр шәхси эшмәкәрлек буенча башлангыч белем бирделәр. Бизнес-планыбызны Казанда расладылар. Шуннан соң, озак та үтмәде, дәүләт тарафыннан матди ярдәм алдым. Бирелгән акчалар җиһазлар өчен тотылды. Башта бер дә булдыралмам кебек тоелган иде. Хәзер искә төшерүе дә кызык.
Теләгең һәм үҗәтлегең булса, максатыңа ирешеп була икән, гаилә хәле дә җайланды“, - дип сөйли Ләйсән.
Ләйсән шторлар, челтәрләр тегә. Һәр эшенә күңел җылысын, фантазиясен куша ул. Тукымаларның сыйфатына игътибар итәргә тырыша.
“Һөнәрем сабырлык, пөхтәлек таләп итә. Кешенең теләген дә исәпкә алам, үземнең киңәшләремне дә бирәм. Яраткан эш күңелгә рәхәтлек бирә“, - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев