Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әти-әни эше дәвамчылары

Әлмәндәр бүлекчәсе фермаларында бүген 5 мең башка якын терлек исәпләнә

Аларның сәламәтлеген мал табиблары Илнат Зәйнуллин белән Рәис Хәбибуллин кайгырта. 
-Хезмәттәшем, яшь белгеч Илнат Зәйнуллин бик тә мал җанлы,-ди аның остазы, гомере буе ветеринария фельдшеры булып эшләгән Рәис Хәбибуллин.- малларга вакытында вакина ясарга, авырып китсә-дөрес итеп дәваларга, иң мөһиме терлекләрарасында төрле йогышлы авырулар булдырмау өчен график-программа буенча кисәтү чараларын җиренә җиткереп башкару сорала. Белмәү гаеп түгел ул, белергә теләмәү белгечнең юлын кисә, дип өйрәттеләр безне заманында... 
Рәис Хәбибуллин үзе бүген лаеклы ялда булса да хезмәттә әле. Борнашта бик хезмәт сөючән гаилә башлыгы буларак та хөрмәтле шәхес ул. Борнаш фермасы мөдире Фирдәвес Халикова, сыер савучылар да мактый аның осталыгы һәм ярдәмчеллеген. 
-Дистә еллар терлекләрне ясалма капландыру технологы, ветеринария белгече булып эшләгән елларымда туплаган тәҗрибәмне яшьләргә, ышанычлы кулларга тапшырып калдыру теләге белән яраткан эшемнән тиз генә аерылырга җыенмыйм әле,-ди үз эшенең остасы. Аның тырыш хезмәте авыл, район Сабантуйларында да югары билгеләнде. Тормыш иптәше Светлана белән матурлык та ярата ул-өйләре, бакчалары тулы чәчәк аларның, уллары Ранис та әти-әниләренә охшап, хезмәт яратып үсте. 
Илнат Зәйнуллин исә Әҗемгә Татарстанның ерак бер районыннан килен булып төшкән Чулпан белән бүген беренче балалары-кызлары Зәринәне үстерә. Берара фермада гади терлекче булып эшләгәч, махсус курсларда укып кайтты ул. 
-Әти-әни белән бер нигездә яшәгәч миңа да тормышны алып баруы җиңелрәк, алар безнең ярдәмчебез дә, олы киңәшчебез дә,-ди бәхетле яшь әти. 
Яшь белгечнең әтисе Марат, әнисе Фәния бик тырыш уллары белән хаклы горурлана алалар. 
Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Жәләлиев авылларда балалар бакчалары, бик заманча Борнаш мәктәбендә тырыш, хезмәт сөючән яш алмаш үсеп килүен хәбәр итә. Әҗем авылындагы “Әлли-бәү“, Әлмәндәр авылындыгы “Бәллүки“, Борнаштагы “Әллүки“ балалар бакчасында бүген 30 дан артык бала тәрбияләнә, Борнаш мәктәбендә 83 бала укый. Димәк, авылның киләчәге бар һәм әти-әниләргә алмашка бик лаеклы буын үсеп килә. Һәм бу ышанычта әлбәттә инде, Илнат һәм Чулпан Зәйнуллиннар кебек яшь гаиләләр өлеше дә бар. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев