Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиешсез жирдә, урманда учак яксаң ярты миллион сум акчаң әзер булсын

Республика Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында Апас районында соңгы 8 елда урманнарда янгыннар чыкмавы уңай, башкаларга үрнәк итеп билгеләп үтелде. Татарстанда 15 апрельдән игълан ителгән янгын куркынычсызлыгы режимы Апаста быел да катгый үтәлергә тиеш.

Урманнарыбызга янгыннар янамасын, ут-күздән сак булыйк. Басуларда эскерт төпләре, авыл эчләрендә һәм торак пунктлар, урманнар тирәсендә янгынан саклану режимы вакытында чүп-чар, кипкән үлән ягу катгый тыела. Урманнар, әрәмәлекләр тимер һәм автомобиль юлларына якын урнашкан авыл тирәләрен янгынга каршы саклану, сөрелгән җир полосалары белән чикләп кую да файдалы булачак. 
- Республика һәм район янгынга каршы, гадәттән тыш хәлләр комиссиясе таләпләрен үтәмәүче физик затларга штрафлар 2-3 мең сумнан башлана. Юридик затлар өчен бу таләпләрне үтәмәү ярты миллион сумга төшүе ихтимал. Районда бу режимның үтәлешен күзәтү өчен пилотсыз очкычлар һәм вертолетлар кулланылачак. Шулай ук безне космик иярченнәр аша да күзәтәчәкләр,-дип кисәтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев