Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тимергалиевлар – тырыш гаилә

Авылда кемдер китереп биргәнне көтеп ятып булмый. Румил һәм Залия Тимергалиевлар да тырышып-тырмашып, үз көчләре белән тормыш алып баручы яшь гаилә. Бүген алар хуҗалыкларында 8 баш сыер, 6 баш бозау, 1 баш ат асрыйлар. Гаилә башлыгы Румил җәен кырда, кышын фермада хезмәт итә. Хуҗабикә Залия Чүрибураш мәктәбендә эшли. Яшь гаилә 3 ир бала үстерә.

–Эшебезне 3 баш сыердан башладык. Хөкүмәт программасы буенча 200 мең сум күләмендә ярдәм алып, сарай төзедек. Аннан соң, терлек санын арттырырга да мөмкинлек булды. Эш көнебез иртәнге сәгать дүрттә башлана. Буш вакыт булган саен маллар янына чыгабыз. Улларыбыз да акрынлап үсеп килә. Алар да булыша, – ди Румил. 
Тимергалиевлар – тырыш гаилә. Терлекләр өчен җитәрлек азыкны да алдан ук кайгыртып, үз көчләре белән җыеп куялар. Терлекләр кыш көне дә ачык һавада йөри. Алларыннан бер дә азык өзелми. 
–Эше күп булса да, табыныбыз мул, тормышыбыз түгәрәк. Сөтне хөкүмәткә тапшырабыз, иткә дә ихтыяҗ бар, – ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев